Үрнәк бригада Йөк шиналары заводы әзерләүләр цехының "Б" сменасы FВ-1 линиясендә хезмәт куючы бригада катнашмалар әзерләп, 30-дан артык шифрдагы резина тасмалар җитештерә. Коллективны резинатуглагыч машинисты Дамир Имамиев җитәкли. Ул бу вазыйфага ике ел элек билгеләнгән. Машинист Айрат Таймасов иң тәҗрибәле хезмәткәр, эш стажы 32 ел. Шинчылар династиясеннән. Грануллаштыручы, йөктөягеч йөртүче һөнәрләре бар. Резина катнашмалар вальцовкалаучы Айдар Әгъләмов цехта 13 ел эшли. Һөнәри осталык бәйгеләренең даими катнашучысы һәм призеры. Цех начальнигы Амур Ганиев: - Барысы да хезмәт алдынгысы, башкаларга үрнәк. Ышанычлы егетләр, аларга таянырга була. #КАМАTYRES #НЗГШ #Бригада #Үрнәк